Ссылки

 Разработка мероприятия "А ну-ка, девушки!" на татарском языке

На главную страницу

Планирование

Ягез әле, кызлар!

 

Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Залда утырган барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Бүгенге кичәбез дә  гүзәл һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк.

·   Набиева Чулпан

·  Газиева Миләүшә

·  Вильданова Лениза

·   Садыкова Айгөл

 

 

Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

Ә хәзер кызларыбыз хөрмәтенә Рузиль Яббаров башкаруында  җыр тыңлыйк.

Менә бу өстәл артына жюри әгъзаларын чакырыйк. Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул – кызларның берсен дә ким – хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

(Жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).

 

 

Ә  хәзер кызлар белән тулырак танышып китик. Беренче конкурс “Танышу” дип атала. Кызларыбызга сүз бирик.

 

Рәхмәт кызлар. Сезне тагын бер кат җыр белән сәламлибез. Җырлый Алия  Сәлахова.

 

 

Алып баручы. Икенче  бирем модага кагылышлы. Хәзерге мода бит күптөрле. Кызлар, сез хәзер бераз алгарак китеп, быелгы җәйге  моданы тасвирлап күрсәтегез. Менә сезгә шуның өчен тукымалар -газеталар. Залдан бер кеше чакырыгыз да, аңа  газетадан прищепкалар ярдәмендә кием тегегез.Соңыннан һәрберегез үзегез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирегез.

 

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада  сезгә кабат моң бүләк итә Рузиль Яббаров.

 

Алып баручы.

Татар халкы борын-борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклар күптөрле була.  Хәзер кызларыбыз кунак өстәле әзерләү осталыкларын күрсәтерләр.

Бирем:

1.   Салфетка төрү.

2.   Пешкән йомыркадан “ромшка” ясау.

 

(Әйләнә буенча юка гына итеп йомырканың агын кисәргә һәм чәчәк ясау өчен кулланырга. Уртасына сарысын куярга.)

 

Кызлар эшләгән арада Латыпова Элизаның җырлавын сорыйбыз.

 

Кызлар жюрига поднос белән эшләрен алып баралар.

 

Кызлар, менә без сез эшләгән арада бераз гына җырлар да тыңладык. Үзегезгнең дә белемегезне тикшереп карыйк әле.

 

Кызлар исеме белән аталган кем күпме җыр белә икән?

 

Кызларыбыз биремне үтәгән арада Мухаметдинова Гүзәл башкаруында җыр тыңлагыз.

 

Биремне уку.

 

Ә хәзер кызларыбызның кул эшенә осталыгын  тикшереп карыйк. “Сәдәф тагу”.

 

Кызларыбыз кул эше белән шөгыльләнгән арада  җырчыбыз Саляхова Алияне  сәхнәгә чакырабыз.

 

 

Чираттагы бирем “Балам-багалмам” дип атала. Кызларыбыз менә шушы нәни бәбиләребез-курчакларыбызны биләүләргә һәм бишек җыры җырлап йоклатырга тиешләр.

 

 

 

Ә хәзер кызларыбызның сәхнә осталыгын  күрербез. Алар безгә “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтерләр. Аларга киенү һәм әзерләнү өчен вакыт бирик һәм сәхнәбезне кабат Рузиль Яббаровка тапшырыйк.

 

Әкият.

 

Ютазы районы Бәйрәк авылында яшәгән ди  Бикмөхәммәт бабай белән Миңлесабира әби.  Беркөнне бабайның коймак ашыйсы килгән, ә оннары бары бер коймаклык икән. 

 

Әби коймакны пешергән. Коймак төерле булган, гел йомры икмәккә ошаган.

 

Йомры икмәкне алар тәрәзә төбенә  куйганнар. Ул селкенгән дә, тәгәрәп төшкән.

 

Киткән тәгәрәп. 

 

 Аның каршына бүре килеп чыккан.

 

-Мин сине ашыйм.

-Ашама мине, бүре,  миндә аксымнар да юк.

 

Бүре аны ашамаган, йомры икмәк тагын киткән.

Аңа төлке очраган.

 

-Мин сине ашыйм.

-Ашама мине, төлке, миндә углеводлар да майлар да күп. Син матур, япь-яшь, мине ашасаң фигураң бозыла бит.

- Әллә нишләп  ишетмим сине, кулыма менеп утыр әле, колагыма сөйлә.

 

Төлке йомры икмәкне кабып та йотты. Шуның белән әкият тә бетте.



Рольл
әрне башкардылар: 

йомры икмәк- Садыкова Айгөл

 Әби- Набиева Чулпан

Бүре-Камаева Гөлшат

Төлке-Вильданова Лениза

 

 

 

Рәхмәт, кызлар. Инде сезнең үзегезгә  сүз бирик.  Безнең кызларыбыз җыр-моңга, нәфис сүз сөйләргә дә оста. Аларның бу чыгышлары конкурстан тыш булыр. Рәхим итегез, кызлар.

 

 

 

   Инде нәтиҗәләр ясар вакыт та җитте. Әйдәгез, сүзне жюрига бирик. Кызларыбызның кайсысы нинди номинациядә җиңүче икән.

Иң оста кыз  - Вильданова Лениза

Иң уңган кыз – Садыкова Айгөл

Иң тыйнак кыз –Газиева Миләүшә

Авыл гүзәле – Набиева Чулпан

 

 

 (Кызларга бүләкләр тапшырыла.)

 

Алып баручы. Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

 

    Шушының белән “Авыл гүзәле!”бәйгесе тәмам. Тагын бер кабат бәйрәм белән сезне. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

 

Hosted by uCoz