Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре!!!

 

Кире кайту

 

Ә бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрү өчен, әлбәттә инде, кызыклы сценарий кирәк.  Нәкъ менә биредә сез  мәктәпләрдә (төрле буын укучылары өчен),  мәдәният йортларында  оештыру өчен Яңа ел  сценарийлары таба алачаксыз.

Барлыгы 10 сценарийны берьюлы алу өчен шушы сылтамага басыгыз

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!

 

8-11 класслар өчен Бал-маскарад

программасы

.

 

Зал бәйрәмчә итеп бизәлә, зал уртасында – яшел чыршы тора, яңа ел плакатлары, укучылар ясаган рәсемнәр куела. Бәйрәм җыры яңгырап тора.

Чыршы янына алып баручылар чыга. (1кыз, 1 егет )

 

1нче алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

2нче алып баручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!

1нче ал.б.: Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2011 нче ел атлый.

2нче ал.б. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм  менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

1нче ал.б.: Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры- Фахриева Надия Мансуровнага  бирелә.

Котлаулар, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып, __________________ башкарачак җыр сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.

1нче ал.б.:      Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь – яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

2нче ал.б.:     Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.

Җырлый  _____________________

Җыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга. 

Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?

Убырлы: Сәлам. Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.

Шүрәле:  Әле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, Бәйрәкә мәктәбе укучылары да нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.

Убырлы:  Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?

Юлбарыс килеп керә.

Юлбарыс: Нинди җыелыш бу?

Шүрәле:  Менә урман әбие үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.

Маймыл:  Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!

Төлке килеп керә

Төлке:  Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы?  Мин списокка кердем микән? 

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.

Шүрәле:  Куян елы килгәнгә сөенәдер инде.

Төлке: Куян елы?   Эх-х-х, куян-куянкайлар....

Шулвакыт шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.

Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай белән кар кызы, яңа ел юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Убырлы:  Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.

 ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)  Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?

Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының машинасы кабына, юлбарыс та аңа утырып китә.

Төлке:  Әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче укучылар чыгышын карый торыйк.

11класслар башкаруында ____________

10класс _________________

9кл _____________________

8 кл_____________________ 

Убырлы килеп керә, юлбарысны  утыртып, музыка куела “Нас не догонят”

Убырлы:  Каршы алыгыз дусларым Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел килеп җитте!

Барысы бергә керәләр. Каршы алалар, шатланалар.

Кыш бабай:  Исәнмесез дусларым! Яңа ел белән барчагызны!

Кар кызы:  Исәнмесез кадерле дуслар! Бәйрәм белән! 

Төлке:  Саумы , Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә түрдән уз! Хәерле сәгатьтә.

Яңа ел:  Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа йөртның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!   

Бергәләп чыршы әйләнеп җыр башкару “В лесу родилась ёлочка”,

Яңа елны котлап кул чабалар. Шүрәле кар кызына карап торганнан соң,

Шүрәле:  Ай-яй матур икән безнең кар кызы. Шундый матурлыгың белән син матур җырлар да җырлыйсыңдыр.

Кар кызы:  Әйе дусларым. Сезне бәйрәм белән котлап җыр башкарасым килә.

Кар кызы җырлый.

Юлбарыс:  Кыш бабай! Бергәләп  уйнап алыйк. _________________________ 

 

Кыш бабай:  Укучылар, дусларым! Сезнең барыгызның да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора. Мин шушы матур яңа ел кичендә  гел “4”, “5” ле билгеләренә генә укыган укучыларны котлап китәсем килә. (котлау открыткалары таратыла, теләкләр әйтелә)

 

Кыш бабай:  Кадерле дусларым, сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә китәргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

Убырлы:  Кыш бабай сез киткәнче әйдәгез әле бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк.

 

Татарча күмәк бию башкарыла, биюдән соң кыш бабай, кар кызы,һәм башкалар барысы да бергә чыгып китәләр

Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , киләсе елга кадәр.

Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгә иминлек, матурлык, татулык телим. 

Яңа ел:  хушыгыз, барыгызны да бәйрәм белән.

1нче ал.б.:     Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмае.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

2нче ал.б.:     Зур өметләр белән каршылыйбыз

2005нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 

1нче ал.б.:     Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр,

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

2нче ал.б.:     Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе көн булсын.

1нче ал.б.: Әй дуслар, әле дә бәйрәмнәр бар. Бүгенге көннәрдән ничек атлар идең? Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?

2нче ал.б.:  Шулай дустым! Кара тирә-ягыңа , яныңда туганнарың, дусларың якташларың бар. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш белән каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек булсын.

1нче ал.б.: Ә хәзер (уеннар) ____________________________

 ________________________

1нче ал.б.:     Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде. 

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? диеп сорамагыз,

Бүген бездә ................................

 

(уеннар)__________________________________

__________________________________

1нче ал.б.:     Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бәхет дигән ачкычны

Яңа елның яңа капкаларын

Төпкә кадәр каерып ач,  дустым.

2нче ал.б.:     Ач син, шыгырдатып бу капканы

Яшик әле җырлы көннәрдә

Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,

Хыял-төшләр күчсен өннәргә.

1нче ал.б.:     Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Хәерчелек ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

2нче ал.б.:   Яңа ел программасының беренче өлеше тәмам. Барыгызны да яңа еллар белән!

1нче ал.б.:  Ә хәзер  ДИСКОТЕКА.



Hosted by uCoz