Кире кайту

                          

                      1 малай, 2 кыз йөгереп керәләр

(тот, тот)

Айдар: Син нәрсә бөтен әйберне әбигә әләклисең, ә?

Айгөл: Эләгә инде сиңа шуның өчен.

Айдар. Манчыйбыз, тот әйдә.

 

(йөгерешәләр, Миләүшә “әби, әби” дип йөгерә)

 

Әби: Ник акырышысыз, каһәр суккан балалар!

 (Миләүшә җилтерәтә әбине) Әби, әби, Мафи әби.

Әби: Нинди Маһи булыйм мин, Маһибикә минем мулла кушкан исемем, мыскыл итмәгез мине.

Айдар: Әби, синең бит авылда кличкаң  Мафи икән, бөтен кеше әйтә. Мафи, Мафи...

Әби. Аллага шөкер, бөтен авылны дер селкетә әбиегез.

 

Айгөл: Әби-әби-әбәнәк,

Әби бездзн тәбәнәк.

Галошына май

Мафи китте тәгәрәп.

 

Әби: Нәрсә ди ул?

Айдар: Сине мактый.

 

Миләүшә: Әби, әби, әби, Эдик белән Аделинка  син яшереп куйган 2 банка  вареньены челпәрәмә  китереп ваттылар.

 

Әби. Үләм, кая әле алар. (Малайның колагыннан сөйрәп алып килә).

Нишләттең ул банкаларны ташбаш.

 

Айдар: Соң инде, әби, нинди юләр вареньены итек эченә тыга.

Әби: Кая гына тыгыйм соң?

Айдар: Кая тыксаң да табабыз бит. Яшермә.

 

Әби: Үтерәм бәреп мин сине. Туктале, тукта, кил әле монда, сине эзләп йөрим бит мин. Нинди тамашалар ясадың кичә. Мин синнән йоклар алдыннан нәрсә сораган идем? Улым, иреннәрем ярыла, вазелин алып кил дидем. Син миңа нәрсә алып килдең?

 

Айдар: Соң әби, үзең әйттең бит момент кына вазелин алып кил дип.

Әби: Ә син нәрсә алып килдең.

Айдар: Соң мин “момент” дигән вазелин алып килдем инде.

Әби: Балакайларым, момент дигән клей булган бит ул. Шуны кичә шушы хәтле калынлыкта башта авыз эченә сыладым, бөтен аңкауларга тагын бер тапкыр сылап чыктым. Менә шуның хәтле калынлыкта, файдасы тисен дип тышкы яктан сыладым. Иртә белән, балакайларым, торсам, авз протезлары – ние белән каткан.  Көнншр буе борын белән чәй эчеп йөрдем бит, балакайларым. Лапаска чыктым, сыерга кычкыра алмыйм, аңа бит гел кычкырып тормасаң саудырмый.  Күрше Рабига белән көнгә бер ызгышмасам, тамагым туймый минем. Кердем Рабигага, бер сүз әйтә алмыйм. Бер сүз әйталмагач, артымны күрсәттем, менә шулай итеп.

Аннан соң кибеткә төштем, анда да бер сүз дз әйтә алмыйм. Инде тилмереп торганда теге аръяк тимерче Хәсән чыгып зубило белән генә бәреп ачты авызымны. Үләм дип торам.

 

Айгөл. Соң, әби, сөйләшә дә алмагач, өйдә генә утырырга идең, әйдә әле утыр әле.

 

Әби: Менә, менә, утыруыд бөтенләй утыра алмыйм. Кайсы каһәрегез комганга кызыл борыч салды.

 

Миләүшә: Эдик, Эдик салы әби, үзем карап тордым, бер пачка салды.

 

Әби. Үләм. Кил әле  монда. (колагын тарта)

Айдар: Әби, колакны җибәр, үзем тотам.

Әби: Әйдә, кил. Ник салдың анда борыч?

Айдар: Соң, әби, мин бит инде белеп түгел,микроблар үлсен дип кенә салган идем.

 

Әби: Соң,дивана булмасаң, 83 яшьләргә тикле җыелып килгән микробны кызыл борыч кына бетерә мени инде..

 

Миләүшә: Әби, әби, әби,Ә Аделинка бүген иртән 5 тә генә кайтты.

 

Әби: Үләм, кая әле ул.

Айдар: Монда,әби.

Әби6 Кил әле, әй балакаем, кик кистерәсең бу  итәкләреңне, нәрсәләр белән кызыктырып йөрисең,ә? Ник вакытында кайтмыйсың? Без бит сезнед кебек чакта кичке 9 ларда кереп йоклый идек. Сиңа нәрсә җитми соң, ә?

 

Айгөл: И, әби, синең әбиеә усал булгандыр.

 

Әби. Үз әбиеңне бе, карале нәрсә ди...

 

Миләүшә:  Әби, әби, әби

Әби: Әй, кызым,әле дә син бар, әләкчем минем, гел әниеңә ошагансың.

Миләүшә: Әби, әби, Эдик  андыкның ачкычын када икәнен белә, үлемтек акчаңны көн дә саный, әби.

 

Әби: Үләм (Айдар колагын тотып килеп баса)  Нәрсә  чутлыйсың анда?

Айдар: Соң әби, әти көн дә шалтыратып сорый, әбиең үлгәч күпме акча кала дип, белеп торасы килә.

Әби. Бәреп үтерәм бит мин сине хәзер, ә.

Айдар: Әтигә әйтәм мин сине.

(тегеләр тырмашалар)

 

Миләүшә: Әби, әби, әби, чеметә, чеметә.

 

Әби. Ник чеметәсең аны. Үләм, үтерәләр бит болар мине.

 

Миләүшә: Әби, әби, Эдик әтәчнең аягын сындырды.

 

Әби: Үләм, үләм. (Айдар килеп баса)

 

Әби: Кил әле, ник булышасың ул әтәч белән.

Айдар Соң, әби, күрше-тирә тавыклары янына йөри, йөрмәсен, ә безнекеләрне таптый гына.

Әби. Соң,дурак булмасаң, әтәч үз эшен эшли дә кайта ул өйгә.

 

Миләүшә: Әби, әби,әби, аның әтәч ите ашыйсы килде, шуңа күрә сындырды ул аны.

 

Әби: И, и, бәреп үтерәсе нәрсәкәй, ә.

Айдар үрти әбине:  Мафи, Мафи, әни әйтте инде, быел ул убырлы карчыкны кышка үзебезгә алып килмибез дип, дөрес әйткән (елый)

 

Әби: Тагын нәрсә диде?

Айдар Әйитмәде, менә картай гына, тешләрең коелып бетеп мин сиңа чәйнәп тә  ашатмыйм, Мафи, Мафи.

 

Әби: Үләм, карале, чәйнәп ашатмыйм дигәннән, бүген сез ашаддыгызмы соң әле?

 

Айдар: Ашаттыңмы соң?

Әби. Бар, кулларыгызны юыгыз, ашыйсыз, барыгыз дим.

(чыгып китәләр)

 

Айдар йөгереп керә. Әби, Сәхитҗамал әби үлгән, озатырга чыгасыңмы?

 

Әби. Бпр чыгып әйт үзенә, чыга алмый диген.

 

Айдар. Ә, ярар әби.

 

Әби. Үләм, үтерәләр бу үлем белән, ә! Беркйнне Фатыйма үлде, бер көнне Оркыя үлде, соң мин монда похороный бюромени? Үлмәсеннәрие. Беләсегез килсә, ул Сәхипҗамалның башына  ел да кайта торган унике оныгы гына җитте. Сез дә җитәсез миңа,болай йоклап йөрсәм.

(Дога кыла) И, ахирәткәем, туксан ике яшеңә генә җитеп бит. Әгузе билләхи....... Ярар, ахирәт, бара тор, мин дә озак тормам, килгәч сөйләшербез!

Әй, ташбашлар, әйдәгез ашарга.

Нинди көн дә ашаудыр ул. Утырыгыз, тизрәк булыгыз. Обед җитте бит инде.

 

Айдар: Әби, синнән күптән сорыйсы килә, нигә өстәл каршына көзге куясың син?

Әби:  Менә сезгә куйган ризыклар күп булып күренсен дип.

Айгөл: Әби, песок бир әле.

 

Әби: Селке, селекп тор, селкесәң төшә ул.

 

Әби бир инде, диешәләр.

 

Әби: Уф алла, нинди көн дә песок белән чәй эчү ди ул.  Раз положишь песок, два положишь песок, три положишь песок , а потом шиш положишь песок.

 

Айдар: Нигә әби.

 

Әби. Соң, җәйләр үтеп китте бит инде , ата – аналарыгызның бер кайтканы булдымы, берәр кило песок алып кайттылармы? Соң миндә әндри казнасы бар дип белдегезме әллә. Ник кайтмыйлар алар, сез бит үрдәкләр шикелле ашыйсыз. Ашагыз дим.

 

Айдар: Әби, сушкиең каткан.

 

Әби: җебегәч ашарсың.

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz