На главную страницу

 Концерт -представление учащихся 11 класса

 

Айгөл:  Исәнмесез, кадерле дуслар, килгән кунаклар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучыларыбыз. Без, Бәйрәкә урта мәктәбенең быелгы чыгарылыш  класс укучылары, кабат сезне  безнең концертыбызда күрүебезгә  бик шатбыз. Декабрь аенда без, курка-курка гына шушы сәхнәгә чыгып, авылдашларыбызга җыр-моң бүләк иткән идек.

Ә бүген, безнең йомгаклау концертыбыз.

 

Илшат. Бүген мин дә дусларыма ярдәм итәргә дип килдем әле. Бүген мин Алып баручы буларак Гөлияне алыштырачакмын. Ә безнең Гөлиябез  бу көннәрдә  республика олимпиадасында район данын яклап катшаша. Әйдәгез әле, уңышлар телик аңа.

 

 Айгөл, сине дә мактап китим әле. Айгөл шулай ук республикада район данын яклап катнашты һәм нәтиҗәләр буенча беренче унлыкка кереп кайтты. Котлыйбыз сине!

 

Айгөл. Рәхмәт, дуслар, рәхмәт тамашачылар. Әйткәнемчә, бүген безнең йомгаклау концертыбыз. Без районыбызның Каразирек, Кече Уруссу авылларында да шаулатып тамаша куеп кайттык. Тик  андагы никадәр җылы кабул итүләр , алкышлар да, туган авыл тамашачысын алыштыра алмый икән.

 

Илшат. Шулай шул, туган авыл,  үз тамашачыбыз барыбер дә кадерле.

 

 

 

Айгөл: Әйдәгез әле бәйрәмебез бәрәкәтле булсын өчен кичәбезне матур җыр белән башлап җибәрик.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел.

Сезнең каршыгызда  җырчы кызыбыз Лилия Ганиева.

 

 

Илшат.  Хөрмәтле тамашачылар. Сезнең һәрберегез беренче класста укыган, әлбәттә. Һәрберегез дә әлифба китабын укыган.  Бүген  без сезне   беренче дәрескә чакырабыз.

 

(1 класста дәрес күренеше) 

 

Айгөл. Бие, бие, дисеннәр

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Миләүшәбез дисеннәр!

Сезнең алдыгызда Миләүшә Куштанова башкаруында татар кызлары биюе.

 

Айгөл: (чыга) ничек онытканмын икән,ә.

 

Илшат чыга: Нәрсә эзлисең, Айгөл.

 

Айгөл. Илшат, мин сине һәм залда утыручы барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, илебезгә тынычлык телим.

 

Һәм   җыр багышлыйбыз, хөрмәтле ир-егетләребез.

  

Айгөл:  Белгәнегезчә, безнең класста бары 3 кенә егет, ләкин алар өчесе дә уңган, булган, тырыш. Ышанмыйсызмы?  Сез хәзер моны үзегез дә күрерсез. Сәхнәдә егетләребез башкаруында “Замана егетләре” күренеше.

  

Илшат. Хөрмәтле тамашачылар. Кашы алыгыз, сезнең өчен җыр башкара Миләүшә Хазиева.

 

Илшат. Без инде җырладык та, биедек тә, шаян күренешләр дә күрсәттек. Безнең кунакларның күңелләрен күрү өчен ни эшләргә микән дип уйлап торганда, безенең кызларыбыз Миләүшә һәм Айгөл бию дуэты башкарырга  тәкъдим иттеләр. Каршы алыгыз.

(бию)

 

Әбиләр күренеше  (Әлфия, Рәмзия)  икенче биттә ачыла

 

Айгөл. Сәхнәбез түренә кабат  Миләүшә Хазиеваны чакырабыз.

 

Илшат. Ә хәзер без сезне “Очрашу” дип аталган тамаша карарга чакырабыз.

 

Айгөл. Сезне үзенең моңлы тавышы белән шатландыра ,безнең кунагыбыз Элиза Латыпова.

 

Казанга экскурсия күренеше. (икенче биттә ачыла)

 

Илшат. Хөрмәтле тамашачылар. Сезне кабат үзенең моңлы тавышы белән сәламли _____________________

 

Әбиләр (ЕГЭ)  (Светлана, Рәмзия) (икенче биттә ачыла)

 

Заманча бию

 

Илшат. Сәхнәбез түренә Элиза Латыпованы чакырабыз.

 

Әбиләр   (Рәмзия, Әлфия) (танголар)

 

 Җыр: Миләүшә Хазиева

 

Илшат. Эх, кайчан җәй җитәр инде.

Айгөл. Ник алай бик көтәсең әле, җәйне.

 

Илшат. Шәһәрдән дусларым кайтачак.

 

Айгөл. Ә,ә, шәһәр оныклары. Әйе. Менә шул шәһәр оныклары белән җәй буе әбиләре нишли микән, карап китик әле.

“Әби һәм оныклар” миниатюрасы. (икенче биттә ачыла)

 

Айгөл. Кадерле дуслар. Барыгыз да белгәнегезчә, без быел  9 май көнне Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Хәзер Миләүшәбез башкарачак бию барлык сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт булсын.

(Миләүшә бию “Катюша”)

 

Илшат. Айгөл, син чын мәхәббәт барына ышанасыңмы?

Айгөл. Әллә инде. Эх, Тахир-Зөһрә, Хәлил-Галиябану кебек яратсаң иде ул.

 

Илшат. Ничек уйлыйсың, безнең заманда  Хәлил-Галиябанулар нишли икән?

 

Айгөл. Менә нәрсәдә икән эш. Хөрмәтле тамашачылар, каршы алыгыз, “заманча Галиябану” миниатюрасы. (икенче биттә ачыла)

Илшат. Әйе, заманасы да башка, мәхәббәте дә башка,  хәтта яшьләрнең биюләре дә башкача хәзер.

Линур Хөснуллин һәм Ләйсән Валиахметова башкаруында “Тектоник” биюен карагыз.

  

“Титаник”

 

Hosted by uCoz