Кире кайту

                            Заманча   Галиябану.

Сызгыру тавышы ишетелә

Галиябану.  Ай, Хәлилме икән? Чыгыйм микән, чыкмыйм микән?

Хәлил керә

- Исәнме, Галиябану.

-Исәнме, Хәлил.

-Галиябану, ә син мине көттеңме?

-Көттем, Хәлил.

-Чынлапмы?

-Чынлап, Хшлил.

-Галиябану, ә син мине яратасыңмы?

-Яратам, Хәлил.

-Галиябану, мин дә бит  тик сине генә сөям.

-Чынлапмы, Хәлил.

-Чынлап, Галиябану. Мин синнән башка бер көн дә яши алмыйм.Мин сиңа иртәгә үк яучы җибәрәм.

-Яучы? Чынлапмы? Сөясеңме мине, Хәлил. (кочаклашалар)

Ай, харап булдык, Исмәгыйл абый килә, кит тизрәк.

 

-Җибәр Галиябануны.

- Ник җибәрим мин аны?

- Кузгалма! Бир яхшылык белән Галиябануны! Я Галиябануны бирәсең, я җаныңны!

- Галиябану. Зинһар, Исмәгыйль абый, безне җәберләмә.

Исмәгыйль.  Сез минем алдымда калтырап торырга тиеш.

Галиябану. Атма, зинһар!

- Хәлил. Курыкма, җаным, берни дә булмас.( Каршына барып, түшен ычкындырып) Әйдә,  ат, ат, куркак җан!

Исмәгыйль. (Кесәдәге пиво шешәсен күрә). Туктале, тукта. Бу ни бу? Иртәдән бирле баш авырта, авызга бер тамчы аракы кергәне юк, син монда  кесәңә пиво салып йөрисең?

Хәлил: Әй, үземнең дә шул кичәгедән соң баш түнгән, бер иптәшсез тора салып эчеп утыруы әллә ничек?

Исмәгыйль. Соң шулай булгач? Әйдә, утырыйк әле бер , дускай.

(пистолетны  идәнгә ыргыталар)

Галиябану нишләргә дә белми, йөгергәләп йөри.

 

Исмәгыйль. Исең киткән икән кызларга. Шулар артыннан ялынып йөргәнче? Үзләре безнең арттан  йөгереп йөрсеннәр, әйеме.

Хәлил. Карале, син миңа атар идеңме? Әйдә дус яшик.

Исм.  Хәлил, син беркайчан да хатын-кыз өчен күкрәгеңне пуля астына куйма.

-Әй, дурак бит инде мин шулай. Әйдә, болай итәбез, 1 ай син  йөрерсең, 1 ай мин. 

Исмәгыйль: Минем сөйләшеп куйган бер марҗам да бар әле, сиңа да берәрсен сөйләшимме?

Хәлил. Бәй, сөйләшмичә. Монда кулын да тоттырмаган Галиябану ишеләр белән булышканчы. Кара әле тегенең карап торулары. И, несовременная...

Исмәгыйль: Әй, Хәлил дус, җырлашып утырыйк әле бүгенге кичне.

Марҗа, марҗа, марапан,

Марҗа кия сарафан...

Без бит әле синеңбелән якын туганнар да.

-Ничек?

-Синең әбиеңнең бабасының каенсеңлесенең җизнәсенең аапасының ире белән минем бабайның апасының җизнәсенең кияве туганнан-туган булганнар белдеңме. Белмәсән, инәңнән кайтып сора. 

Галиябану. Ах, нишләргә миңа, нишләргә. Хәлил, дим, кайтыйк инде.

-         Кит, әле моннан. Сонечка, Галечка.

-        Монысы Галиябану бит.

-         Тфү, каян белеп бетерәсең инде аларны.

 Галиябану. Ах, нишләргә миңа, нишләргә.

 (пистолетны ала да тегеләргә карап тора да ата, егыла)

 Хәлил.  Әлллә яңгыр килә инде, күк күкри бугай. Әйдә ышыккарак кереп утырыйк.

Исмәгыйль. Әйдә, бу гына җитмәс, тагын берәрне юнәтмичә булмас.

(Галиябануның өстеннән атлап чыгып китәләр)

 

Hosted by uCoz