Кире кайту

Укытучы: Калышмагыз, тартылмагыз. Данияр тартылма. Әйдә инде, нәрсә тормозить итәсен.

Матур гына, тиз генә.

Айдар:  Абый, абый, абый

Укытучы: Аллага шөкер килеп җиттек.

Айдар: Абый, абый.

Укытучы:  Әү.

Айдар:  Ә без кая килдек?

К.Миләүшә:  Әй миңгерәү, кая килгәнне дә белми, дивана. Без Казанга килдек, әйеме абый?

Лениза:  Син үзең миңгерәү.  Казан ул- Вьетнам базары, әйме абый?!

Х.Миләүшә:  Әйе, әйе абый, казан ул Вьетнам базары. Минем әни әйтә Вьетнам базары иң җүн бутик ди. Аннан алган трусикны кайнатмыйча кияргә ярамый, ди.

Укытучы:  Балалар, без Казанга килдек, менә Казан вокзалы. Мин бит сезгә юл буе сөйләп килдем, Казанга барабыз дип, нинди Вьетнам базары ул?! Менә Казан, кара әнә ничек матур. Татарстанның башкаласы шушы була инде.

Айрат: Абый, ашыйбызмы?

Балалар: Әйе, абый ашыйбызмы?

Укытучы:  Юл буе ашап килдең бит, кай төшеңә сыя ул синең?

-         Тамак ачты бит, абый.

Линур: Минем печ итәсем килә.

Укытучы: Нинди печ итү, музейга баргач, музейга баргач. Түзегез,түз түз-түз, музейга барып җитәбез хәзер.

Айдар: Абый мин җибәрәм хәзер.

Укытучы:  Нәрсә булды, Данияр

Айдар:  Абый мин җибәрдем инде.

Лениза: Оятсызлар, абый чишегез мине моннан.

Укытучы: Карагыз әле балалар, ник сез мине мәсхәрә итәсез? Казан кадәр Казанда,  ә?! Памперс киеп килергә кирәк иде. Ай аллам!

- Абый астына сигәнме әллә?

- Ә, астына сигән, астына сигән!!!

- Данияр бар әле тегендәрәк!

Укытучы:  Булды, булды. Тынычланыгыз, ай  аллам,  ничекләр алып кайтып җиткерермен мин сезне кире авылга, ә? Ай алла, Казанга килдек, менә Казан бит каршыгызда, менә хәзер экскурсовод апагыз килә, матур апа, чибәр апа килә.

Айрат: Чибәрме, абый?

Укытучы: Чибәр, шул алып китәчәк һәм Казанны күрсәтеп йөриячәк безгә. Тыныч кына көтеп торабыз да хәзер автобуска утырып китәбез, анлашыламы?

Линур: Абый, әйтегез әле бу сия торган малайга

Укытучы:  Нәрсә булды?

Линур: Менә бит монда – тегендә йөри – бауны тарта, ә минем болай да сиясем килә.

Айдар: Абый

Укытучы: Әү

Айдар: Әнә тегендә туалет булган.

Укытучы. Уф, үтерәсез мине, үтерәсез. Карагыз әле, балалар, исегезгә төшерегез әле, Казанның нинди архитектура памятникларын беләсез?

Миләүшә: Абый, абый, абый. Вьетнам базары компрессорныйда Укытучы: Вьетнам базары – архитектура памятнигы булалмый.

Гөлшат  Абый, Казанда 4 макдонольс бар.

Укытучы:  Мин сезгә макдонльс турында сөйләмәдем, архитектура памятниклары турында сөйләдем.

Айдар:   Абый, абый, абый мин әйтимме.

Укытучы:  Әйт

Айдар: “М” хәрефенә

Укытучы: Ә, Казанның мең еллыгына төзеделәр, әйме.

Айдар:  Әйе, абый,  бөтен җирдә дә бар ул, бер ягында “М” икенче ягында “Ж” дип язылган.

Укытучы: Метро төзеделәр, мең еллыкка метро!

Миләүшә:   Абый Вьетнам базарына барабызмы?

Укытучы: Нәрсә акча тутырып килдегез мени. Базарга барырга акча кирәк бит.

Миләүшә:Миңа әни әйтмәскә кушты, ун мең биреп җибәргәнен.

Укытучы: Кая? Кай төшеңә тыктын син аны.

Миләүшә: Күрсәтмим.

Укытучы: Ярар балалар базар турында уйламагыз. Казанга килгәч музейлар карыйбыз. Тагын нинди архитектура памятниклары бар.

Айдар: Абый, “с” хәрефенә әйтимме.

Укытучы: Әйт

Айдар:  Ул шундый зур. Анда күп кеше йөри. Самосырово ул абый.

Укытучы:  Самосырово чүплек бит ул. Сөембикә дип әйтәсең дип торам.

Айдар: Зур бит инде

Миләүшә: Абый Вьетнам базарына барабызмы?

Укытучы: Бернинди Вьетнам  базары да юк.

-         Абый “к” хәрефенә башлана торган архитектура памятниклары бармы?

-         Бар анда бөтен кеше килә. Нәрсә дип атала ул.

-         Абый бөтен кеше йөри анда әйме. Ул шундый зур.

-         Әйе, казанның мең еллыгына салдылар. Казанга килгәч бөтенесе шунда бара.

-         Казанда ул абый әйме, абый әйтимме, абый  хәзер әйтимме?!

-         Әйе, әйт

-         Корстон абый

-         Ансы нәрсә тагын.

-         Корстонда булганыгыз  юк мени, зур бит инде.

-         Юк, ишеткәнем дә юк

К.Миләүшә: Анда шундый зур шар тәгәрәтеп боулинг уйныйлар

-         Бау ишәләр

К.Миләүшә: Юк инде боулинг уйныйлар шундый зур кара шарларны тәгәрәтеп җибәрәләр дә тукмаклар бәреп төшерәләр

-         Син әтиең сүзен сөйләмә. Миңа корстен кирәк түгел. Ну Кол Шәр..

-         Шәр-әп

-         Шәрәп түгел, шәрәп вино бит ул

Айрат: Абый, Кабан күле түгелме ул?

Укытучы: Кабан күле күл була ул. Мин сезгә Казан турында өч ел укыттым бит, ә.

Айрат. Кабан күлендә алтыннар  күп диләр, тирән микән.

Укытучы: Тирән. Син әле теге Хәер  буасында да чак батып үлмәдең. Керә күрмә. Тәк “к”  хәрефенә “кол шәриф” дидек әйме. Анда бөтен кеше йөри. Анда кремель бар.

Миләүшә. Абый вьетнам базарына барабызмы?

Укытучы: Юк. Болай итәбез. Кремельга җәяүләп менәбез, әнә ул күренеп тора. Кол- Шәрифкә керәбез, аны карыйбыз, аннан соң анда  музей бар,  аны карыйбыз, аннан кайтабыз Камал театрына, Камал тетрына кайтабыз да поезда утырып туп-туры авылга кайтып китәбез.

-         Ура,  җырламыйбыз бүген.

 

-         Ашыкма, ашыкма музейда  җырларсыз җырыгызны. Анда Баулы районы, Азнакай районы килә. Күпме репетиция ясадык, мине позорить итәсе булмагыз.

Миләүшә: Ничек инде Вьетнам базарына кермибезмени? Миңа бит әни лифчиклар трусиклар , колготкалар алырга кушты.

-         Лифчиклар дигәннән миңа да әни  лифчик алып кайтырга кушты

-         Нәрсә музейга бармыйбыз чтоли

-         Бөтенесе бергә: Юк

-         Базарга барырга бит автобуска акча кирәк, акчагыз бармы соң?

Миләүшә: Юк, миндә акча юк.

Айдар. Әллә мине буш кул белән килгән дип беләсезме. Минем дә акча бар, 15 сум. Казан чаклы Казапнга килгәч 1-2  пачка “Прима”

алмыйча кайтмыйм инде.

-Бәй, тәмәке алгач, автобуска акчаң каламы соң?

Ә мин автобуска түләмим, минем тҗилелек билетым бар.

Ярар алайса киттек.. базарга.. Җырлап барабыз , балалар, теге мин  Казан метросы турында өйрәткән җырны җырлыйбыз.  

 

Малайлар: Әнә килә автомобиль,

 төягәннәр мунчала.

Мощный – мощный   кызлар белән

Керсәң иде мунчага.

Кызлар:

Эх кара кош, кара күз

 замечательная.

Озата баргач үбешүләр

 обязательная.

-         Бәйрәкәнең  аккан суы

 самогон булса иде.

 Агып килгән бүрәнәсе

 колбаса булса иде.

Бөтенесе бергә: Эх метро политен, яратам нихәл итим.

 

- Җырлый-җырлый  чыгып китәләр

              

 

Hosted by uCoz