Кире кайту

Әбиләр күренеше

Әлфия чыга. Бер кулында пакет, икенчесендә полторашка белән сөт.

-Кому молоко, деревенский молоко...

Рәмзия чыга.

-Бәй, ахирәт, син түгелме соң бу? Нишләп йөрисең монда?

-Күрмисеңмени, сөт сатам бит. Молоко, деревенский молоко...

-Соң, ахирәт, синең сыерың юк бит, каян алдың бу сөтне?

- Нигә кирәшк ул сыер, кибетттә сөт порошогы беткәнмени, суга болгатасың да сатасың. Нигә кирәк ул шәһәр халкына куе сөт, куе сөт эчсәләр эчләре китә бит аларның.

-И, ахирәт, син эле хет сату белән шөгыльләнәсең. Менә минем үлеп-нитеп китсәм кәфенлегем дә юк бит әле, пенсия акчасы түләүләргә  китеп бара.

Әле менә Гыйльметдинемә әйтеп карыйм мәллә дип торам, әллә ахирәт бала табасы инде.

-Кит аннан, хыялландаңмы әллә?

-Бәй, хәзер бит бала тапкан өчен күп итеп материнский капитал бирәләр ди, ай саен 4500 сум  акча түлиләр ди, бер айның акчасы икебезгә кәфен алырга җитмәсме дигән идем?

 -Тилергән, синең ул 90 га җиткән Гыйльметдинеңнең нинди баласы булсын.

-Үзем дә шулай дип торам шул, әллә мин әйтәп, күрше плотник Сәлимнән генә табыйм микән?

-Кит моннан, плотник Сәлим нәрсә ясый белсен ул, агачтан Буратино   яса бирер шунда.

-Әйе шул, чулак та инде ул Сәлим, төзегән өйләре дә кыек була, мин әйтәм, баласы да я кыек булыр.

- Шулай, шулай.

- Әле беркөн, ахирәт,  районга барган идем, автобус көтеп тормыйча попуткага утырдым. Бер яшь кенә егет, малакаем, и-и, карап-карап ала миңа бу. “Аннан әйтә, и, әби, синең миңа түләргә акчаң да юктыр инде, әллә урманга гына керикме, ди?” Минем сөенгәннәрем, әйдә, балакаем, мин әйтәм, моңет бала булыр дим. Шуннан бу сорый, туктале әби, син больницага барам дисең, нинди чир белән чирлисең, ди. Каһәр, шул чакта оныттым бит чирнең исемен, и, балакаем, с белән башланв с белән бетә, дим. Шуннан теге шоферның кулыннан руле  ычкынып та китте, баганага килеп тә бәрелдек. Шунда исмемә кылт итеп килеп төште, чирнең исеме, “Склероз, мин әйтәм, склероз”.

-Шуннан теге калды бит инде машинасын  ремонтлар, Хөррият янында тагын бер машина туктатып утырып киттем. Ике яшь кенә егет. И, очырттып алып киттеләр малай, чытырдап ябыштым,куркам, бала да табый алмыйча калам бит инде дип, кәфенлек тә юк бит, кырыйда утырганына ялынам , малакаем, иптәшеңә әйт әле әкренрәк барсын әле дим. Әби тавышланма, шоферны уятасың, йокласын, уянса тагын да кызу йөри ул, ди. Бүтән утыраммы соң попуткага. Автобус белән дә барып җитәрмен әле.

-Әй,мин дә беркөн райсобеска барган идем, ИНН ыңны китер диләр. Кайткач , малакаем, Садретдин белән бөтен җиремне карадык, андый әйбер тапмадык.

 -И, ахирәт, синең дә Садретдинең бик холыксыз булды инде, мин әйтәм. Тәки гомер буе түзеп яшәдең инңе.

-Әй, шулай инде. Эчә бит һаман, малакаем. Үзең беләсең бит инде, без колхоз  квартирында яшибез, бер якта күршеләр бар бит. Менә эчеп кайта да соң гына, аягы аякмы, 45 размерлы ботинкаларын күршеләр ягына “раз”дип кычкыра да, берсен  ыргыта, аннан “два” дип кычкырып икенчесен тондыра...

Икенче көнне күршеләр  керә котырып, һич покой бирмисез, шап-та шоп ботинка ыргытасыз, дип.

-И, бик тынгысыз икән шул, бәй, нигә аны ачуланмыйсың соң?

- И, и беркөн кайтып кереп бер ботинкасын “раз” дип аткан иде, икенчесен таптып алдым.

-Соң шуннан.

Икенче көнне күршеләр тагын кереп котырдылар.

-Нигә тагын.

- Төне буе йоклап булмады, ни пычагыма икенчесен  ыргытмадың,  “два” дип кычкырганны көтеп яттык, диләр.

- Әлфия:  Карале, ахирәт, чәй бетә ди бит.

-Кит аннан.

- Әйе, Казан урамнарына “бетә чәй” дип реклама ясап куйганнар ди.

-Кит әле, чәй бетә түгел, бета чәй бит ул, чәй шундый. Базар тирәсендә йөрисең, шуны да белмисең. Ярар синең эшең беткән, сат сөтеңне, минем әле бала да табарга  җыенасым  бар, китим әле.

 

Кереп китәләр.

Hosted by uCoz