Кире кайту

                       

                       Заманча бию алдыннан килеп керәләр.

-         Карале, ахирәт, алар монда түгел микән.

-         Белмим инде, кеше дә күп, куркыныч та. Ишек төбендәге малай-шалайдан куркып кердек.

-         Сез “җыгы” дигән әйбергә кайда әзерләнгәннәрен белмисезме? Ахирәт, кайда әзерләнәләр микән соң ул?

-         Белмим инде , минем онык җомга, шимбә җитсә, “җыгы” бирәсе бар, әзерләнергә кирәк дип кичтән үк чыгып китә, әле анда әзерләнгән өчен 10 сум түлисе дә бар ди. Нинди нәрсә микән соң ул “җыгы” ә?

-         И, и, минеке дә шулай, бер әйбер алып кайта белми, түлке бирәсе дә бирәсе ди. Минеке дә шул инде, “җыгы” бирәсе бар, ди. Карале, мин әйтәм, ниндиерәк нәрсә микән шул, үзебез генә бирешле түгел микән аны.

-         Белмим инде, (тамашачыларга) белмисезме соң сез дә 11 ләрнең кайда дәрескә әзерләнгәннәрен. Кайларда гына йөриләр микән инде.

-         Ахирәт, корсаклары ачкандыр дип, ашарга да төйнәгән идем.

-         Мин дә  пешкән бәлешемне алган идем.

(эзләп баралар) Шулвакыт көй башлана, заманча бию.

Бию беткәндә. Сәхнәгә менәләр.

-Ах, ристаннар, менә кайда икән сез.

- Шушындый буламени сезнең  дәрес әзерләвегез, шайтаннар.

(Әби ярар инде, диешәләр)

-Биюегез бию төсле булса ярар иде, котырган маймыллар кебек сикерешәсез.

-Ахирәт, карале, без яшь чакта кичке уеннарда ничек итеп бии идек, ә? “Пар табышлы”, “Капкалы”, “Өчле, дүртле, чүпләмле” уйный идек.

-Шулай шул. Әйдәле, ахирәт, шушыларга өйрәтик әле, чүпләмле биюен.

(чүпләм биюе оештыралар, тамашачыларны да, балаларны да чакыралар)

 

Hosted by uCoz